- кору
- ф. I. 1. Тиешле юешлеге, дымы бетеп, артык коры хәлгә килү. Парга әйләнү, юкка чыгу, кибү (су һ. б. ш. тур.) 2. Дым җитмәү сәбәпле шиңү, тереклек итүдән туктау 3. күч. Ябыгу, саргаю 4. күч. Авыру, паралич сугу аркасында тереклек хәлен югалту, хәрәкәтләнүдән туктау кул к. , аяк к. 5. күч. Үлеп бетү, юкка чыгу 6. күч. Бетү, бетеп китү; әкренләп юкка чыгу акча к. . II. КОРУ – 1. Төзү, салу; торгызу. Ясау, төзү 2. Булдыру, барлыкка китерү, төзү, оештыру 3. Материалны сайлап һәм оештырып, нәр. б. иҗат итү, төзү 4. Җыю, оештыру, үткәрү (мәҗлес, туй, әңгәмә, җыелыш) 5. Каплау, ябу, элеп кую чаршау к. 6. Берәр нәрсәгә нигезләү 7. күч. Ясау, оештыру, уйлап чыгару. Планлаштыру. III. КОРУ – 1. Ата торган яки шартлаткыч коралга заряд, снаряд, патрон кую мылтык к. 2. Нәр. б. көйләү, берәр төрле эш башкарырга әзерлек хәленә китерү фотоаппаратны к. . Аулау, тоту өчен нин. б. җайланманы көйләп кую 3. Электр энергиясен туплау
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.